Чаллы язучылары – балаларга (6+)
26 октябрь көнне 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләрне балалар өчен иҗат итүче Чаллы язучылары иҗаты белән таныштырды. Балалар Михаил Гоголев, Вера Хәмидуллина, Сания Шәвәлиеваларның тормыш юлы һәм иҗаты турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алды. М.Гоголевның «Карандашик» хикәясен бик теләп тыңладылар, анда авторның дусты – Ленька исемле малай турында сүз бара. Әсәрне укыганнан соң, балалар хикәянең асылы турында уйланды, үз фикерләре белән уртаклашты. Вера Хәмидуллина иҗаты укучыларны үзенең эчкерсезлеге белән җәлеп итте, һәм «Сороконожка», «Смешинка» шигырьләре буенча музыкаль уен уздырылды. Шулай ук тыңлаучылар актив рәвештә язучының «Әкияти табышмаклары»на җавап бирде. |